23 нче февраль көнне Сәйтәк авылы мәдәният хезмәткәрләре Арча районы мәдәният бүлеге чакыруы буенча Арча районы Кышкар авылы клубында узган “Көчлеләр көрәштә сынала” исемле бәйгедә катнаштылар.Бу чараның төп максаты: төрле өлкәләрдә авыл батырларын барлау иде.Бәйгегә республикабызның барлык төрле төбәкләреннән якташлар җыелды. Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. сәхнәдә узган бәйгедә төрле сынауларда катнашты. Шулай ук тамашачылар хозурына җырлар, биюләр тәкъдим ителде.”Сәнгатъ батыры” номинациясендә җиңү яулады. Шунысы куанычлы, хәзер Менделеев районы Сәйтәк авылы клубы эшләнчеге турында Арча районында да беләләр.Һәр чыгышны тамашачылар җылы кабул итеп көчле алкышларга күмделәр..jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)