22 февраль көнне Бөрешле мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Без Ватан балалары» дип исемләнгән музыкаль кичә узды. Авыл җирлеге башлыгы Смирнова Лидия Алексеевна барысын да бәйрәм белән котлады, Әфган , Чечня, Бөек Ватан сугышындагы барлык сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Үзешчән сәнгать артистлары башкаруында котлау йөзеннән җырлар һәм биюләр яңгырады, ә бигрәк тә яшь артистлар - «Чишмәкәй» балалар бакчасы балалары чыгышын җылы кабул иттеләр.


