Сәйтәк авылы клубында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Туган телдә сөйләшәм”исемле танып-белү сәгате узды.
21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.Шул уңайдан авыл клубында бу чара кече яшьтән үк балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп куеп уздырылды. Балалар клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. белән берлектә “туган тел-ана теле” төшенчәсенә аңлатма бирделәр.Бергәләшеп төрле милләт әкиятләрен искә төшерделәр, хәрәкәтле түгәрәк уеннарында бик теләп катнаштылар..jpg)