Татар Тәкәше авыл клубы, 6 март.
Бүген без сырлы өслекле кәгазьдән роза чәчәге ясарга өйрәндек,эченә конфетта ябыштырдык.Күңел җылысын биреп, тырышып эшләсәк, бүгенге бәйрәм уңаеннан иң якын кешеләребез, әниләребезгә зур бүләк булыр иде.Бәлки безнең ясаган роза чәчәкләре Экрандагы кебек тә килеп чыкмаслар , хуш исле дә булмаслар.Тик шулай да үз кулларың белән ясаган бүләктән дә олы бүләк юктыр.Без бу чәчәкләрне роза чәчәкләре – чәчәкләр патшасы дип атыйбыз, ә саф татар телендә ул гөләп чәчәкләре дип тә, гөлчәчәкләр дип тә очрый.
.jpg)
.jpg)