Иске Гришкин мәдәният йортында тантаналы концерт

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

8 Март көнне Иске Гришкин мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы концерт узды. Чарада  «Бигәш» халык фольклор ансамбле, Рамазан һәм Диана гаилә дуэты, Мария Япаева, "Карамельки" бию төркеме, Япаев Макар һәм Виктор алып баручы буларак концерт программасында катнаштылар. Яшь егетләр хатын кызларга бүләк итеп гитарага җыр җырладылар һәм әниләренә, йоргән кызларына чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар. Виктор Япаев "Посвящение женщинам" дигән җыры белән концертны тәмамлады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International