9 мартта Тойма авылы клубында мәдәният хезмәткәре hэм китапханәче белән берлектә 8-нче март бәйрәменә багышланган «Мәңге яшәгез, әниләр!» күңел ачу кичәсе уздырылды. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Евгений Николаевич Никифоров башлап жибәрде. Ул барлык хатын-кызларны бэйрәм белән котлады. Кичәдә апалар, әнилэр, хатыннар hәм балалар катнашты. Җыр, уен, биюләр башкарылды. Авыл эшмәкәре ярдәме белэн чәй өстәле әзерләнде. Кичә бик күңелле узды.
.jpg)