Иске Гришкин авылында кышны озату

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

10 март көнне Иске Гришкин мәдәният йорты ишегалдында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре "Май чабу" бәйрәме зурлап уздырды. 10 март "Кичерелешү" көненә туры килде. Олылар балаларны кичерелешергә өйрәттеләр. Балалар өчен кар бабайлары бәйгесен үткәрдек, ә олылар тәбикмәк пешерүдә көч сынаштылар. Барлык җыелган халык, нәкъ бала чагындагы шикелле кар атышып уйнады, бик күңелле булды. Чарабызның кульминацион мизгеле булып "Май чабу" карачкысын яндыру булды. Мәҗлесебез дәвамында халык музыкасы яңгырап торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International