Сәйтәктә "Май чабу" бәйрәме

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

 9 март көнне Сәйтәк авылы клубында  "Май чабу" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм башында авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. килгән кунакларны бәйрәм тарихы белән таныштырып, викторина уздырды. Бәйрәм уеннарга,  сынауларга бик бай булды.  Төрле ярышлар  үткәрелде, жиңүчеләргә  бүләкләр тапшырылды.Һәр бәйрәм кунагы үзенең күңеленә якын булган шөгыль белән шөгыльләнә алды. Авыл халкы көче белэн мул табын әзерләнде, һәрбер теләуче бар азыкны да авыз итеп карый алды.Бәйрәм  чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International