Язның беренче бәйрәме - 8 нче март Халыкара хатын- кызлар көне матур концертлар белән билгеләп үтелде. 6 нчы март көнне Бәзәкә авылы үзешчәннәре Песәй авылы халкына бәйрәм концерты бүләк итте. Залда утыручы тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде Матур җырлар, дәртле биюләр, юмор белән үрелеп барган һәр номер югары зәвыклы булуы белән күңелгә уелып калды. "Бәйрәм ашы- кара каршы" дигән мәкальне истә тотып, Песәйлеләр дә икенче көнне концерт белән барып, Бәзәкә халкын ял иттерде. 2 сәгатьтән артыкка сузылган очрашу мизгелләре беркемне дә битараф калдырмады. Дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, бәйрәм рухын буләк иткән номерлар югары бәяләнде. Авыл халкы чәчәкләр һәм бүләкләр белән шаккаттырды. Авыллар арасындагы иҗади дуслык озын гомерле булсын иде диясе генә кала.




