"Язны эзлибез!"

2019 елның 15 марты, җомга

14 нче март көнне Сәйтәк авылы клубында кече яшьтәге балалар өчен “Язны эзлибез” исемле күңел ачу кичәсе булды.Балалар янына кунакка үзенең иптәшләрен эзләп Куян кызы килде. Балалар Куян белән бергәләшеп музыкаль хәрәкәтле түгәрәк уеннарында катнаштылар.Табышмакларга җавап биреп, Куянның дусларын белделәр. Барлык сынауларны үтәп  куянның дусларын, язны эзләделәр. Кичә азагында Куян кызы балаларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International