Әлмәт драма театрына вертуаль экскурсия

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Театр елы кысаларында чираттагы чара мәктәп укучылары белән уздырылды. Мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина балаларны театр тарихы, әлеге сәнгатькә нигез салучы драматурглар белән таныштырды.  Татарстанда эшләп килүче театрлар турында презентация тәкъдим итте. Бигрәк тә үзенең 75 еллык тарихын билгеләп үтүче Әлмәт драма театрына вертуаль экскурсия ясалды.  Бөек шагыйребез Г.Тукайның: "Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми ул, уңга илтә",- дигән сүзләре очрашуга нокта куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International