Камай авыл китапханәсе «Иң яхшы уку вакыты: А. Алиш премиясе лауреатларының китапларын укыйбыз» Республика акциясенә кушылды.
Китапханәче Галимуллина Г. М. чара барышында Абдулла Алиш турында сөйләде, аның әсәрләре белән таныштырды. Укучылар шулай ук А. Алиш исемендәге премия турында белделәр. Китап күргәзмәсендә бу премиягә лаек булган авторларның китаплары белән танышырга мөмкин иде. Балалар китапларын популярлаштыру максатыннан «Балалар өчен иң яхшы китаплар»дип исемләнгән кычкырып уку сәгате оештырылды.