Сезнең өчен иң яхшы китаплар

2019 елның 29 марты, җомга

Турай авыл китапханәсе «Иң яхшы уку вакыты: А. Алиш премиясе лауреатларының китапларын укыйбыз» Республика акциясенә кушылды.

Әлеге чарада балалар бакчасына йөрүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Бәйрәмгалиева З.М. чара барышында Абдулла Алиш турында сөйләде, аның әсәрләре белән таныштырды. Укучылар  шулай ук А. Алиш исемендәге премия турында белделәр. Китап күргәзмәсендә бу премиягә лаек булган авторларның китаплары белән таныштылар. Балалар китапларын популярлаштыру максатыннан «Сезнең өчен иң яхшы китаплар»дип исемләнгән кычкырып уку сәгате оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International