Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган «Еникины укыйбыз» төбәкара акциясендә катнаштылар.
Акциянең максаты-укучыларны татар язучысы Әмирхан Еникинең әдәби мирасына җәлеп итү. Акция кысаларында Песәй авыл китапханәчесе Яраханова Рузалия «Еники – татар әдәбиятенең горурлыгы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Укучыларны Татарстан Республикасының халык язучысы Әмирхан Еникинең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. «Әмирхан Еники – әдипләр остазы»күргәзмәсенә күзәтү ясады. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ясавиева Гөлфинә Минерасит кызы "Курай», «Ялгыз каз», «Бер генә сәгатькә» хикәяләрен шундый эчтәлекле һәм бик матур итеп сөйләде. Балаларга бик ошады.