Ул беренче булды

2019 елның 29 марты, җомга

1961 елның 12 апрель иртәсендә Байконур космодромыннан кызыл скафандр кигән берәү атлый. Аның шлемофонына эре хәрефләр белән “СССР” дип язылган. Менә ул ракетага якынлаша. Бу – Юрий Алексеевич Гагарин. Ул дөньяның беренче космонавты, космосны ачкан кеше. Исән булса аңа 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан 7 нче мартта Турай авыл китапханәсендә “Ул беренче булды” дигән космонавтны искә алу сәгате уздырылды. Укучылар Юрий Алексеевичның 1968 елда Казанда булганлыгын, татар халык ашларын бик яратканын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International