“Ядкарь”

2019 елның 29 марты, җомга

Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы уздырылды.

Татар прозасы остасы – Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган утырышта, китапханәче, “Күңел карурманының тургае” дип аталган китап күргәзмәсебелән таныштырды, язучының тормыш юлын бәян итте. #Еникины укыйбыз төбәкара акциясенә кушылып, “Матурлык”, “Ана һәм кыз” әсәрләре укылды, эчтәлекләре буенча фикерләр тыңланды. Гөлниса апа Евдокимова үз хис-кичерешләрен сурәтләп язган язмасын катнашучылар хозурына тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International