“Ялкын” журналы

2019 елның 29 марты, җомга

«Ялкын»га – 95! Шундый исем астында Бәзәкә китапханәсендә “Ялкын” журналына библиографик күзәтү үткәрелде.

Чарада катнашкан урта һәм югары сыйныф укучылары журналның тарихы, редколлегия составы белән таныштылар. Төп рубрикалар аша танылуга ирешкән яшьтәшләре, XXI-гасыр һөнәрләре, махсус алар өчен тәкъдим ителгән әдәбият исемлеге, йолдызлар тормышы, интернет яңалыклары турында белделәр, банк хезмәткәрләре һәм психолог киңәшләрен ишеттеләр һәм заман бергә атлар өчен “Ялкын” белән бергә булырга дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International