Районда ак койрыклы бөркетнең тормышын күзәтү өчен камералар урнаштырылды.
“Түбән Кама” милли паркы галимнәре узган елда “Оя кору чорында ак койрыклы бөркетнең тормышы” исемле фәнни проект башладылар. Ул быел да дәвам итә. Заманча гаджетлар ярдәмендә татарстанлылар онлайн-режимда республикадагы иң сирәк очраучы һәм иң эре кошның яшәешен күзәтә алалар. Күзәтү камералары милли паркта һәм Алабуга урманчылыгының Менделеевск районы территориясендә урнаштырылды.