"Кыш озату" бәйрәме

2019 елның 29 марты, җомга

1 нче урта мәктәптә "Кыш озату" бәйрәме узды. "Максимум" укучылар узидарәсе әгъзалары аны беренче сыйныф укучылары өчен әзерләделәр һәм оештырдылар. 
Нәниләргә кунакка әкият персонажлары килде: Кыш, Яз, Кыш Бабай һәм скоморохлар. Алып баручылар саф һавада кызыклы уеннар үткәрделәр. Шулай ук балалар яз турында шигырьләр дә искә төшерделәр. Кыш бабай белән бергә балалар Яңа ел җырларын һәм биюләрен башкардылар. Бәйрәмнең иң актив катнашучылары призлар алды. Ә чарадан соң барысы да сыйныф бүлмәләрендә тәмле чәй һәм коймактан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International