Бурларның күзләре гаражларда

2019 елның 29 марты, җомга

Полицейскийлар билгеләвенчә, соңгы вакытларда йозакны ватып гаражлар ширкатләреннән урлау очраклары ешайды. Караклар ял көннәрендә кичке һәм төнге сәгатьләрдә үзләрен иркен хис итәләр, ләкин көндезләрен ияләре булмаудан файдаланырга мөмкиннәр. Асылмалы йозаклар – аларга киртә түгел. Гаражлардан кыйммәтле дип табылган бар нәрсәне дә алалар, шул исәптә кышка запасланган продуктларны. Полицейскийлар шәһәрлеләрне уяу булырга чакыралар. Гараж ишекләрен ныгыта алмасагыз, анда материаль байлыкларны калдырмагыз, шул исәптә электр инструментларын. Гаражларның куркынычсызлыгы беренче чиратта ияләренең кулларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International