Саран ике мәртәбә түли…

2019 елның 29 марты, җомга

Төнлә белән, менделеевлыларның күбесе йоклаган вакытта, чит милеккә кызыгучылар криминаль юлга чыга. 33 яшьлек менделеевлы, иртә белән ишегалдына чыкса, иномаркасыннан җилләр искән. Төнге тынлыктан һәм кеше булмаудан файдаланып, билгесез кеше парковага куелган машинаны алып киткән. Бу ел башыннан транспортны кулга төшерүнең беренче очрагы, диләр полицейскийлар. Гадәттә исерекләр автомобильне алып китеп, анда йөргәннән соң, ватылгач юлда ташлап калдыралар. Әлегә иномарканың «эзенә» төшмәгәннәр.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләе автомобиль йөртүчеләрне уяу булырга һәм машиналарын йорт янында калдырмаска, ә түләүле стоянкалар хезмәтеннән файдаланырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International