Менделеевскида Татарстан ветераннары арасында «Балкыш-Сияние» VI Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең район этабы узды.
«Балкыш» сәләтлеләрнең чын бәйрәме булды. Елдан-ел фестивальдә катнашучыларның саны арта. Зирәк яшь вәкилләре үз талантларын төрле жанрларда тәкъдим иттеләр: фольклор, хореография, соло, хорда җырлау, нәфис сүз. Үзешчән артистларның һәр чыгышы оригинальлеге, ихласлыгы, зәвыклылыгы белән аерылып торды.
Мәсәлән, Галина Дмитриева һәм Николай Щуркин сәнгатьле итеп «Әниләрне онытмагыз», «Эй, еллар!» шигырьләрен сөйләделәр. Җырчы-башкаручылар Николай Макаров, Галина Никитина, Асия Кадыйрова, Гөлүзә Петухова һәм башкалар аһәңле тавышлары белән сокландырдылар. Өченче яшьтәге артистларның күбесе авыллар мәдәният йортларында оештырылган вокал ансамбльләр составында чыгыш ясадылар. «Камай сандугачлары», «Тихоновские зори» ансамбльләре югары башкару осталыгы белән аерылып тордылар. Тамашачыга Илнәт һәм Бәзәкә мәдәният йортларының «Кугезе сем» һәм «Бизәк» бию төрекмнәре башкаруында мари һәм чегән композицияләре ошады. Концерт «Илһам» һәвәскәр биючеләр төркеменең гаҗәеп «Топатушски по частушки» рус биюе белән тәмамланды.
– «Балкыш» безгә иҗади активлыкны үстерү мөмкинлеген бирә. Репетиция вакытында яшебез, проблемаларыбыз турында онытабыз.Сәхндә балкыйбыз, иҗат итәбез, чыгышлардан позитив алабыз һәм тамашачыга яхшы кәеф бүләк итәбез, – ди Турайдан катнашучы Фәния Мөхәмәтхатыйпова.
Катнашучыларга Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова мөрәҗәгать итте, яхшылардан иң яхшылар Казанда узачак гала-концертта катнашачак.