Менделеевлыларның Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының һәм якыннарының исемнәрен “Үлемсез полк” стендларында мәңгеләштерү мөмкинлеге бар. Алар тәкъдим иткән фотографияләр Җиңү көне алдыннан Геройлар аллеясындагы стендларда лаеклы урын алачак.Ветеранның фотосурәтен һәм кыска мәгълүматны туган якны өйрәнү музеена алып килергә яки imenieushkov@mail.ru адресына юлларга кирәк.