Менделеевскиның җыелма командасы мормышкага боз астыннан балык тоту буенча чемпионатта икенче урынны яулады.
Ярышлар Бәзәкә янында Кама елгасында узды. Турнирда Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләреннән сигез команда катнашты. Теләгәннәр ярышларда үз көчләрен сынап карый, тәҗрибә уртаклаша һәм балык тоту серләренә өйрәнә алдылар. Мормышкага алабуга, шыртлака эләкте. Шәхси зачётта менделеевлы Айдар Зарипов өченче урынны яулады. Җыелганнарның барысы да уңай тәэсирләр алдылар. Ахырда катнашучылар балык шулпасыннан авыз иттеләр.