Район башлыгының предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән үткәргән эшлекле киңәшмә барышында 2019 елның икенче яртысына язылу кампаниясе турында мәгълүмат белән “Татмедиа” АҖ филиалы җитәкчесе Джулия Искәндәрова чыгыш ясады.
Район басмаларына өч төрле алым белән язылырга мөмкин: редакциядә, РФ почтасы буенча һәм ТР дәүләт хезмәтләре сайтында. 1 апрельгә кадәр татар һәм рус басмаларына ташламалы бәяләрдә язылырга мөмкин. Һәркем бәйгеләрдә һәм призлар уйнатуда катнаша ала. Барысын да шәһәр һәм район вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга, «Менделеевские новости» һәм “Менделеевск яңалыкларына” язылырга чакырабыз.