«Елмай», тормыш ямьле!

2019 елның 29 марты, җомга

Бәзәкә мәдәният йортының «Елмай» театр коллективы 2000 елдан гамәлдә.

– Без озак вакытлар төркемебезгә исем уйлап таба алмадык, – ди җитәкче Гүзәлия Гомәрова, – комедияләргә өстенлек биргәнлектән, «Елмай» безгә туры килә дигән карарга килдек. Нигә комедияләрме? Авыл тамашачысы үзенчәлекле, киеренке эш көннәреннән соң аның ял итәсе, көләсе килә. Шулай итеп репертуарыбызга Данил Салиховның «Мөгез», Юныс Әминовның «Өти балак» һәм Аманулланың «Итәкле кияү» куелышлары керде.
Бәзәкәлеләр иҗат проектлары белән театр коллективларының «Идел йорт» региональара бәйгесендә катнашалар һәм дебютант дипломы белән билгеләнәләр. Хәзер төп составта Тәнзилә һәм Рәфиснур Сибгатуллиннар, Рәвия һәм Расыйм Мусиннар, Фәйрүзә һәм Илсур Хуҗиәхмәтовлар, Фәрид Гәрәев уйный. Алар сәхнә ветераннары Фәймә Галимова, Зиннур Хәбибуллин, Дамир Гыймазетдинов һәм башкаларның тәҗрибәсенә таяналар. Казанда жюри декорацияләрнең дизайнын да билгели. Аларны эшләүдә авылдашлары Рафис Закировның, Сәетҗан Ибәтуллинның ярдәме зур. 
– Һәр куелыш җентекле әзерлек таләп итә, – ди Гүзәлия Зиннуровна, – пьесаны өйрәнгәннән соң, рольләрне бүләбез. Монысы, безнең карашка, иң катлаулысы: алар кешенең холкына туры килергә тиеш. Актёрларга рольгә керү генә җитми, алар тәэсирләрне дә чагылдыра белергә тиеш. «Итәкле кияү» белән моны булдыра алдык! Спектакль шулкадәр уңышлы булды, безне күрше авылларга, Менделеевскига, Әгерҗе районына чакырдылар. Хәзер яңа куелыш турында уйлыйбыз, жанрны үзгәртеп, сугыш темасына тукталырбыздыр. 
Коллектив «халык театры» исеменә дәгъва итә. Бу титулны алган очракта, ә без моңа шикләнмибез, аларны яңа үрләр һәм җиңүләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International