1 нче мәктәп базасында башлангыч сыйныф укучылары Театр елына багышланган республика бәйгесендә үз проектларын якладылар.
147 катнашучының театр сәнгать турында иҗади һәм тикшеренү эшләре каралды. Аларны Менделеевск, Аксубай, Әгерҗе, Мамадыш районнарыннан, Казаннан тәкъдим иттеләр. Балалар «Кешеләрме, битлекләрме», «Театр тарихы», «Тиздән әкият сөйләнәчәк» һәм «Театраль колейдоскоп» секцияләренә бүленделәр. Катнашучылар укучы тормышында театр, сәнгатьнең сихри көче турында фикер алыштылар, яраткан әкиятләрен заманчалаштырып сәхнәләштерделәр, мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
Яшь артистлар эшкә бик җаваплы карадылар. Үз рольләрен оста башкардылар, театр турында белемнәрен, артистлыкны һәм иҗади яктан сәләтләрен күрсәттеләр.