Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары, китапханәче ярдәме белән, А.Алиш премиясенә лаек булган татар язучы-шагыйрьләрен барладылар, аларның әсәрләреннән әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Р.Миңнуллин, Р.Корбан, Ш.Галиев шигырьләре укылды, эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрелде. А.Алиш премиясенә ия булган “Ялкын”, “Салават күпере”журналлары, “Сабантуй” газетасы да балаларга тәкъдим ителде. Укучылар А.Алишның тормыш юлы турында да мәгълүмат алдылар, рәсемнәр буенча әкиятләрен таныдылар, эчтәлекләрен сөйләделәр, язучының “Ана әкиятләре” сериясенә багышланган буктрейлер карадылар.