Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы уздырылды. Татар прозасы остасы – Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган утырышта, китапханәче, “Күңел карурманының тургае” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды, язучының тормыш юлын бәян итте. #Еникины укыйбыз төбәкара акциясенә кушылып, “Матурлык”, “Ана һәм кыз” әсәрләре укылды, эчтәлекләре буенча фикерләр тыңланды. Гөлниса апа Евдокимова үз хис-кичерешләрен сурәтләп язган язмасын катнашучылар хозурына тәкъдим итте.