Китапханә – серле дөнья

2019 елның 29 марты, җомга

11нче бакча балалары Татар китапханәсе белән таныштылар. (Татар теле тәрбиячесе: Җиһаншина Л.Н.)

Китапханәче сабыйларны китапханә кагыйдәләре, күргәзмәләр, балалар өчен китаплар белән таныштырды. Татар каһарман шагыйре М.Җәлил туган көн буларак, әдипнең балачагы турында хикәяләр, кечкенәләр өчен язылган шигырьләре тыңланды, “Кызыл ромашка” анимацион мультфильмы каралды. Балалар үзләре дә ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Соңыннан, бакчада  бергәләп уку өчен, китаплар сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International