Әкият дөньясында

2019 елның 29 марты, җомга

Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7нче “Алтын балык” бакчасының өлкән төркемнәргә йөрүче балаларын әкият дөньясына дәште.  Сабыйлар “Үги кыз” татар халык әкиятен тыңлап, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирделәр. “Камыр батыр” әкияте белән мультфильм аша таныштылар. Татар халык әкиятләре балаларда зур кызыксыну уятты. Алар, бакчада тәрбияче белән бергәләп уку өчен, китапларны бик теләп сайладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International