Татар китапханәсендә, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 7нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары өчен “Татарстан – минем туган ягым” дигән танып белү сәгате үткәрелде. (Сыйныф җитәкчесе: Хөсәенова З.Р.)
Балаларга Татарстан Республикасы символлары: флаг, герб, гимн; Татарстан Конституциясе турында мәгълүмат бирелде. Герб нәрсә ул, башкалабыз Казан атамасы каян килеп чыккан, Сөембикә манарасы, Кабан күле төбендә хан казнасы турындагы легендалар белән мультфильм аша таныштылар. Тема буенча әзерләнгән китаплар да укучыларда кызыксыну уятты. Балалар өйдә укыр өчен басмалар сайладылар.