7нче балалар бакчасында Татар китапханәсе белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.Кичәдә балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр катнашты. ТОС “Химик” рәисе Ә.А.Талыпова, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Менделеевск бүлеге җитәкчесе А.Х.Кәлимуллина да чакырылды.Алып баручылар, 7нче бакча тәрбиячесе В.Р. Нуриева һәм Татар китапханәсе хезмәткәре Г.Р.Хафизова кичәне ачып җибәрделәр, бәйрәм тарихы белән таныштырып, видеоязма күрсәттеләр. Балалар Нәүрүз теләкләре әйттеләр, Түтәй (Алиянең әбисе Н.Х.Рахматуллина) күчтәнәчләреннән авыз иттеләр, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап күңел ачтылар. Татар халык уеннары: “Түбәтәй”, “Капкалы”, “Түгәрәк” уйнадылар. Нәүрүзбикә (7нче бакча тәрбиячесе Л.М.Казакова) һәм Кыш бабайның (7нче бакча тәрбиячесе А.Р.Азина) үзара “көрәше”, Нәүрүзбикә – Яз җиңүе белән тәмамланды. Балалар аларга ярдәм итеп тордылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр: тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр. Белов Диманың әнисе Айгөл ханым Үзбәкстанда бәйрәмнең ничек уздырылуы турында, үрдергән бодайдан сумоляк пешерү серләрен сөйләде.
Әлфия Алмазовна һәм Асия Хәйдәровна кичәне бик ошатуларын, оештыручыларга, балаларга рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. Нәүрүз бәйрәме бик күңелле узды.