Яшь буынга борынгы бәйрәмнәрне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола-уеннарын гел искә төшереп торырга кирәк. Бу хакыйкатьне истә тотып, китапханәче Розалия Яраханова, мәктәпнең балалар оешмасы җитәкчесе Гөлнара Әхмәтгәрәева һәм мәдәният хезмәткәрләре берләшеп,"Нәүрүз килә, каршы ал!" дип исемләнгән бик матур чара оештырдылар. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә кунакка килеп, төрле күңелле уеннар, ярышлар үткәрделәр. Икесенең дә табигатьне үзенә буйсындырасы килә, ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты булуын онытырга ярамый. Җиргә яз килә, димәк, хуҗа вазифасын да Нәүрүзбикә башкарырга тиеш. Балаларның матур киемнәре, музыкаль номерларны оста башкарулары нур өстенә нур өстәп, кичәне тагын да ямьләндерде.