Максим Скоробогатов: «Янгыннарның сәбәбе – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү»
ТР буенча Россия МЧС Күзәтү Идарәсенең район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактикалау эшләре буенча бүлекчәсе начальнигы эчке служба майоры МАКСИМ СКОРОБОГАТОВ безнең корреспондент РОЗА ШӘРӘФИЕВА белән әңгәмәсендә узган елга муниципаль берләшмә территориясендәге хәлләргә анализ ясады һәм 2019 елга служба эшчәнлеге юнәлешен билгеләде.
– Максим Владимирович, районда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Сезнең служба нәтиҗәләре нинди?
– Безнең эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып янгыннарда кешеләрнең үлемен һәм тән җәрәхәтләре алуны кисәтү буенча оештыру һәм практик чаралар комплексын булдыру, күзәтчелек чараларын үткәрүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын агитацияләүне активизлаштыру һәм пропагандалау кала, шул исәптә массакүләм матбугат чаралары һәм җирле үзидарә органаннары белән тыгыз элемтәдә булу. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы биш елда янгыннарда кешеләрнең үлеменә китерү динамикасы түбәндәгечә: 2014 елда өчтән 2018дә бергә кадәр. Узган елда 19 янгын очрагы теркәлде, бу 2017 ел белән чагыштырганда биш процентка кимрәк, соңгы ике елда янгыннарда менделеевлыларның тән җәрәхәтләре алуы булдырылмады.
– Янгын чыгу сәбәпләре нинди һәм алар кайда ешрак була?
– Беренче чиратта мичләрне төзү һәм куллану кагыйдәләрен бозу – 6 янгын (2017 елда – 5), электр җиһазларының төзексезлеге – 8 (5). Янгын белән саксыз эш итү, шул исәптә балалар шуклыгы дүрт янгынның сәбәбе булды (2017 елда – 8), ут төртү – бер янгын (узган елда – ике). Янгыннарның төп өлеше –17 се, торак секторда булды (2017 елда – 19), икътисад объектларында – 2 (1). Йорт яны төзелешләрендә янгыннарның саны кимеде – 2017 елдан 17дән 2018 елда 11гә кадәр, фатирларда янгыннарның үсеше 0дән бергә кадәр, шәхси торак йортларда икедән биш очракка кадәр.
– Максим Владимирович, кайсы авылда янгыннар еш була?
– Үз территорияләрендә ут чыгу очраклары булмаган, янгыннарны профилактикалауда зур эш башкарган авыл җирлекләре башлыкларын уңай яктан билгелисем килә. Бәзәкә авыл җирлегендә янгыннар саны артуы борчылу тудыра. Җирлектә мондый тенденция 2017 елдан күзәтелә. Янгында үлем очрагы да биредә булды.
– «Торак» операциясе кысаларында торак фондта профилактик чаралар комплексы ничек узды?
– Әлеге операцияне үткәрү өчен 15 профилактик төркем оештырылды. Аның составына полицейскийлар, күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе, янгыннан сак, социаль яклау бүлекләре һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре керде. «Торак» операциясе барышында 215 күпфатирлы йорт, 5509 шәхси йорт биләмәләре, 635 күпбалалы гаилә, 578 ялгыз картлар, 291 уңышсыз гражданнарның йорт биләмәләре тикшерелде. 1328 кешене колачлаган 30 очрашу һәм җыен үткәрелде. Шулай ук сезонлы комплекс чаралары: язгы-җәйге, көзге-кышкы янгын куркынычы булган чорларда, «Дача», «Уңыш» операцияләре, яңа уку елына әзерлек, Яңа елны бәйрәм итү һәм башка 50 тикшерү, 75 инструктаж һәм гамәли шөгыльләр, шулай ук хезмәт күрсәтүче персоналның 981енә инструктаж үткәрелде.
– Һәм соңгысы. Максим Владимирович, барлык чараларның максаты – халык арасында янгын куркынычсызлыгын арттыру. Ләкин еш кына кешеләр үзләре янгын чыгуда гаепле булалар…
– Янгыннарның сәбәбе – куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмау. Мәсәлән, дачалар яна икән, анда яшәүчеләр төзелеш янында чүп-чар ягалар. Бу уңайдан халык арасында янгын куркынычсызлыгы буенча агитация һәм пропаганда эшләрен активлаштырабыз, аеруча балигъ булмаганнарны өйрәтү буенча. Шулай ук «Торак операциясе кысаларында торак йортларга һәм менделеевлыларның фатирларына автоном янгын белдергечләрен урнаштыру буенча профилактик эшләр дәвам ителә.