«Химик» спорт-сәламәтләндерү комплексында ГТО комплексының 5 еллыгы уңаеннан шундый исемдәге чара оештырылды.
Ярышларда “Батыр” балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт төрләре буенчса тәрбияләнүчеләре һәм тренерлар катнашты.
Әлеге чара ГТО комплексының 5 еллыгы кысаларында балаларны һәм өлкәннәрне ГТО нормасын тапшыруга җәлеп итүгә юнәлдерелде. Алтын значоклар иң өлкән катнашучы Тәнзилә Шайхуловага һәм көрәш бүлекчәсендә тәрбияләнүче Рияс Яхинга тапшырылды.