Бәлане булдырмаска

2019 елның 29 марты, җомга

Муниципалитетта район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында хокук бозуларны профилактикалау һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләрнең уртак утырышы булды. 
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән профилактик эш турында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева сөйләделәр. 
– Алар тиешле инстанцияләрнең даими контролендә, – дип билгеләделәр докладчылар, – системалы рәвештә рейдлар, әңгәмәләр үткәрәбез.
Службалар тарафыннан җентекле игътибар таләп итүче тагын бер контингент – уңышсыз гаиләләр, аеруча балигъ булмаган балалар тәрбияләүчеләр. Алар белән эшләү турында отчётны ЭЭМ район бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча төркемнең өлкән инспекторы Алексей Михеев тәкъдим итте. 
Полициянең участок вәкилләре начальнигы Альберт Юнысов билгеләгәнчә, аларның вазифаларына «гаилә сугыш чукмарлары», «притон тотучылар», «алкоголиклар», «наркоманнар» буларак исәптә торучыларны тикшерү керә. 
– Халык читтә калмасын иде, – диде Валерий Сергеевич, – әгәр күршедә шундый кешеләр яши икән, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Сезнең битараф булмавыгыз хокук бозуларны, хәтта бәлане дә кисәтергә ярдәм итәр. 
Утырышта хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия әгъзалары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, балигъ булмаганнар эшләре буенча төркем инспекторлары, ТИСләр вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International