– Юл яхшы булганда күңел җырлый, – диләр шәһәрдә сезонны ябу кысаларында узган чаңгы узышы буенча катнаш команда эстафетасында катнашучылар.
Чаңгыда йөрү – гаилә эше. Моны стартлар да исбат итте. Балалары өчен җан атарга гаиләләре белән килделәр. Өлкәннәрнең улларына һәм кызларына киңәш бирүләрен күзәтүе күңелле күренеш булды. Алар яхшы хис-тойгылар белән чаңгыга бастылар.
– Иң мөһиме – катнашу һәм туйганчы шуу, – дип елмая ярышларга командасын алып килгән Удмуртия вәкиле Виктор Леонтьев. – Карагызчы, тирә-якта нинди матур, ә һава торышы чаңгыга басарга кирәк дип әйтеп тора. Бу үзең, сәламәтлегең өчен кирәк!
Оештыручылар билгеләвенчә, район мәктәпләре, предприятиеләр, җирлекләр буенча фәрман җибәрелгән булса да, катнашучылар саны аз булды. Нәтиҗәдә, стартка өлкәннәрнең өч һәм биш мәктәп командасы чыкты.
– Чаңгы юлы яхшы салынган, дистанцияне узу өчен зур тырышлык, күп көч сарыф итәсе булмады, – диләр 1 нче мәктәп укучылары Ярослав Бахматов һәм Артем Емельянов. – «Агач» медаль генә эләксә дә, без төшенкелеккә бирелмибез. Иң мөһиме – катнашу.
Соңгы борылышта чаңгычыларны «Батыр» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Вотяков көтте. Ул спорт сөючеләргә юл күрсәтеп трассада тере маяк ролен үтәде.
– Катнашучыларның аз булуы кызганыч, – ди чаңгычы кайгырып. – Балалар белән бар коллективлар, җирлекләрдән килсеннәр иде.
Кызлар, хатын-кызлар һәм малайлар ике чакрымлык дистанцияне уздылар, ир-атлар – 2,5. Укучылар арасында беренче урынны «Батыр» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яулады, икенче – 3 нче мәктәп, өченче – 1 нче мәктәп. Коллективлар арасында «Леонтьев» крестьян-фермерлык хуҗалыгын тәкъдим итүче чаңгычыларга тиңнәр булмады, алар артыннан турайлылар, өченче урынны «Аммоний» АҖ командасы яулады.
Район җирлекләреннән бердәнбер вәкилләр булган турайлылар Елена Камарицкая, Мирана Куклина, Ришат Ибәтуллин, Рузәл Шәймөхәмәтов икенче урын алуларына шатландылар.
– Команда туплаганда кайбер нечкәлекләр бар. Яшьләр хәзер Интернетта утыра, эчә, тарта. Аларны кызыксындыру катлаулы, – ди Р.Шәймөхәмәтов. – Ләкин мәктәптә укыганда чаңгы спортын яратучы энтузиастларны табарга мөмкин.
Рузәл дусты Ришат Ибәтуллин белән «Ижминводы», Яр Чаллы санаторийлары территорияләрендә шөгыльләнәләр. Җәен велосипед һәм йөгереш спортына өстенлек бирәләр. Әлеге стартларны оештыручыларның чакыруын тиз кабул итүләрен әйттелә