“Язгы каникуллар”

2019 елның 29 марты, җомга

Бәла-казаларсыз язгы каникуллар
Балалар юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен профилактикалау ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. 
2018 ел йомгаклары буенча республика юлларында балалар катнашында 578 юл-транспорт хәле булды, аларда 15 сабыйның гомере өзелде, 601е җәрәхәтләр алды. Һәлак булган балаларның 12се пассажир, икесе – велосипедчы, берсе – җәяүле. Бәла-казаларга тарган һәм аларда яраланган балалар белән аварияләр саны 6,4 һәм 7,3 процент булды, һәлак булганнар саны узган елгы дәрәҗәдә калды. 
Агымдагы елда балалар белән юл-транспорт хәлләре 77не тәшкил итте, аларда 80 малай һәм кыз яраланды, һәлак булучылар юк. Юл-транспорт хәлләре һәм яраланучылар арту күзәтелә – 8,5 һәм 8,1 процентка. 
Балалар һәм үсмерләр катнашында юл-транспорт хәлләрен киметү максатында 19 марттан 31енә кадәр “Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы үткәрелә. 
– Каникуллар – укудан ял итү һәм рәхәтләнеп дуслар белән күңел ачу өчен менә дигән чор. Яллар кәефне төшермәсен өчен юллардагы куркынычсызлыкның гади кагыйдәләрен онытмаска кирәк, – дип искәртте ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Салават Хөсәенов. – Хөрмәтле педагоглар, ата-аналар, балалар каникулларны файдалы үткәрерләр дип ышанабыз. Барыгызга да имин юллар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International