"Юлда игътибарлы бул"

2019 елның 29 марты, җомга

1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә " Юлда игътибарлы бул» дигән чара узды.

Оештыручылар ролендә Юл йөрү отряды әгъзалары чыгыш ясады. Чара уен-викторина формасында үткәрелде. 4 нче сыйныф укучылары урамда һәм юлда йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Балалар өйдән мәктәпкә кадәр иң куркынычсыз юл табарга тиеш иде. Укучылар алдында шулай ук юл хәрәкәте иминлеге фонды директоры Флюра Гимаева чыгыш ясады. Ул укучылар белән өстәмә әңгәмә үткәрде, яктылык кайтаручы элементлар турында да сөйләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International