Статистика күрсәтүенчә, кәрәзле телефон ияләренең биш проценты диярлек мобиль мошенник корбаны булалар.
Соңгы вакытта полицейскийлар менделеевлыларның игътибарын мошенниклык очраклары булу ихтималы турында даими кисәтеп торсалар да әлеге мәсьәлә актуаль булып кала бирә. Интернетта товар сатып алу-сату белән бәйле җинаятьләр еш очрый, нигездә, “Авито” яисә “Юла” сайтларында. Бу мошенниклыкның алымнары даими алышынып торуга бәйле, ә аферистлар кулланган номерлар еш кына урланган була. Шуның өчен мошенникның кем булуын ачыклау һәм аны җаваплылыкка тарту авыррак.