Татар дөньясы февраль аенда татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә китапханә, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә, шагыйрь иҗаты буенча “Җырым белән җиңдем дошманны ” исемле дәрес - викторина уздырылды.
Укучылар ике командага бүленеп шагыйрьнең иҗатын белүдә ярыштылар. Балаларга Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Муса Җәлилнең җырлары, шигырьләре үлемсез. Җәлил үлсә дә, ул мәңге безнең күңелләребездә калыр. Аның әсәрләре безне киләчәккә озата барырлар.