Акыл иясе

2019 елның 29 марты, җомга

 Үзәк китапханәдә Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында И. А. Крыловның мәсәлләре буенча «Акыл иясе » дип исемләнгән әдәби кичә узды.

Уенда 1 нче мәктәпнең 5В сыйныф укучылары катнашты. Балалар мәсәлләр белүдә көч сынаштылар, аларны укылган юллар буенча бик җиңел таныдылар. Балаларга  аеруча аппликация ярдәмендә кечкенә китапчыклар ясау һәм «Карга һәм Төлке», «Чикерткә һәм кырмыскалар» мәсәлләрен сәхнәләштерү ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International