Кошлар көненә багышланган экологик сәгать

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

1 нче апрель–Бөтендөнья кошларны саклау көне! Кошлар табигатьнең күрке, яме. Алар матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә- юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр.

Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү, кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру максатыннан Камай авылы мәктәбендә, китапханәче Галимуллина Г.М. һәм укытучы Ахунова В.М. белән берлектә “Язгы моңны, кошлар җырын, чык син тыңларга” исемле экологик сәгать уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. “Бөркет” һәм “Лачын” командаларының җавапларын укучылардан торган жюри  бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International