Балалар китабы - сихри бер дөнья

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. “Принцесса на горошине”, “Снежная королева”, “Дюймовочка”, “Гадкий утенок”, “Дикие лебеди”... Менә инде берничә буын Даниянең бөек язучысы Ганс Христиан Андерсенның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Бу көнне Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. “Чулпан“ балалар бакчасында “Балалар китабы - сихри бер дөнья” исемле әдәби сәгать үткәрде.

Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен белән бәйле. Кечкенәләргә язучының балачагы, иҗаты һәм балалар китабының тарихы турында сөйләнде. Г.Х.Андерсенның әкиятләрен кычкырып укыдык һәм фикер алыштык. Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International