1 нче апрельдә Татарстанда ел саен уздырыла торган «Музей язы - 2019 " республика акциясе старт алды. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. яшүсмерләр өчен “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә “ Иске йорт ничек оештырылган “ дип исемләнгән тематик экскурсия уздырды.Сәйтәк авылы очрагында сүз иске керәшен йорты турында барды. Яшүсмерләр борынгы хуҗалык кирәк-яраклары,йортның бизәлеше белән таныштылар. Йорт хуҗаларының кәсепләре белән танышып, кул эшләрен карадылар.Һәрбер музей экспонатының тормышта ничек кулланылганын белделәр.Әби-бабаларыбызның нинди тормышта,нинди шартларда яшәгәннәрен күз алдына китерделәр. Экскурсия бик файдалы һәм кызыклы узды.


