6 апрель көнне Россиядә - рус халык әкиятләре көне билгеләп үтелә. 4 апрель көнне Песәй авылы китапханәсе Ростов-на-Дону шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган "ЖилабылаСказка» Бөтенроссия челтәр марафонына кушылды һәм балалар өчен «Жили-были» дигән әкиятләр буенча әдәби сәяхәт үткәрде.
Балалар рус халык әкиятләре дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Иң элек китапханәче әкиятләрнең ни өчен халык, тылсымлы дип аталуы турында сөйләде. Аннан соң балалар белән бергә «Колобок», «Репка», «Лисичка-сестричка и волк», «Три медведя», «Петушок-золотой гребешок» әкиятләрен укыдылар. "Әкият геройын тап" әкият викторинасында катнаштылар. Чара ахырында балалар кургәзмәдән китаплар карадылар.