Уртак тормышның бәхетен һәм гармониясен үз эченә алучы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмендә ЗАГС бүлегенең никахлашу залында гаиләләренең озын гомерлелеген тану уңаеннан якташларыбызны бүләкләү тантанасы булды.
Чарада Ижевкадан Мария Ивановна һәм Алексей Яковлевич Судаковлар, шулай ук Лилия Федоровна һәм Фәрваз Нурлыгаянович Галиевлар гаиләләре көн геройлары булды. Алар менделеевлылар өчен тугрылык, күңел җылылыгы, үзара яратышу һәм хөрмәт итешү үрнәге булып торалар.
Район җитәкчесе Игорь Привалов, район Советы аппараты җитәкчесе Ләйсән Галиева, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Корниенко, элеккеге коллегалары, туганнары, якыннары катнашу әлеге вакыйганың мөһимлеген арттырды.
– Гаиләдән башка дәүләт юк. Гаилә ныклы булган саен, Россиянең көче арта. Сезнең гаиләләр гармонияле мөнәсәбәтләр символы, үсеп килүче буын өчен үрнәк. Йөрәкләрегез беренче очрашудагы кебек уртак ритм белән типсен. Йортыгызда татулык, иминлек, тынычлык булсын, – диде Игорь Привалов котлау сүзләрендә.
Алып баручылар – загс хезмәткәре Гөлсинә Заһретдинованың һәм Ижевка җирлеге башлыгы Валентина Пономареваның дулкынландыргыч сүзләре һәм фанфаралар яңгыравы астында Игорь Анатольевич Судаковлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален, Галиевлар гаиләсенә озын гомерлелелек сертификаты тапшырды.
Мария һәм Алексей 57 ел тормыштан кулга-кул тотынып атлыйлар. Язмышлары җиңелләрдән булмый, кечкенәдән авыр хезмәттә бил бөгәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында 14 яшьлек Алексейны кырчылык бригадасына бригадир итеп билгелиләр. Анда хатын-кызлар, балалар һәм картлар – 30 дан артык кеше була. Сугыштан соң колхозда механизатор булып эшли, аннан тракторга утыра. 17 ел буксир капитаны вазифаларын үти.
Мария 37 ел Ижевка участогы шифаханәсендә фельдшер булып хезмәт куя, авыр минутта ярдәмгә килергә әзер һәм ачык күңелле булганы өчен якташларының хөрмәтен казана.
Тырышлыклары “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Тыл ветераны”, “Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәтләре өчен” медальләре белән билгеләнә.
Судаковлар өч ул тәрбияләп үстерәләр. Нәселләрен биш оныклары һәм биш оныкчыклары дәвам итә.
Өлкән уллары Алексей һәм оныклары Володя – хәрбиләр. Алексей чик буе гаскәрләре полковнигы, Таҗыйкстан, Казахстан, Кытай чикләрендә, кайнар нокталарда хезмәт итә. Бүгенге көндә Казахстан чигендә Оренбург шәһәрендәге штабта хезмәтен дәвам итә. Володя – Каспийскида, Федераль куркынычсызлык службасының Дагыстан буенча чик буе идарәсе хезмәткәре.
– Судаковлар – иҗади гаилә. Алексей Яковлевич гармунда бик яхшы уйный. Мария Ивановна матур җырлый, балалайкада уйный, – дип сөйли җирлек башлыгы Валентина Пономарева.
– Кушылганыбызга ярты гасырдан артык, ләкин танышу көне әле дә истән чыкмый. Әйтерсең, ул кичә генә булган, – дип фикерләре белән уртаклашалар Судаковлар.
– Мин аны больницада күрдем һәм үз янымнан җибәрмәдем, – ди зур һәм тату гаилә башлыгы.
Лилия һәм Фәрваз Галиевлар 26 ел гомерләрен икенче ватаннарына әверелгән районга хезмәткә багышлаганнар. Фәрваз Нурлыгаянович – сәламәтлек саклау өлкәсенең атказанган хезмәткәре, физкультура һәм спорт отличнигы, югары категорияле теш технигы, дүрт чакырылыш район һәм шәһәр Советлары депутаты, физик культура буенча актив җәмәгать эшлеклесе, Лилия Федоровна 25 яшьтән район мәдәният бүлеген җитәкли, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек. 2000 елдан район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, аннан Совет аппараты җитәкчесе вазифаларын үти. Дәүләт службасында аның җитәкче буларак таланты, кешеләр белән аралаша һәм эшли белү сәләте ачыла. Уллары Илнар әти-әниләренең өметен аклый, һөнәре буенча табиб-стоматолог. Дәү әнисен һәм дәү әтисен шатландырып оныклары Алтын үсеп килә.
– Лилия белән без кечкенәдән таныш. Мөслимдәге балалар бакчасына бер төркемгә йөрдек. Ныклы дуслыгыбыз ихласлы үзара мәхәббәт хисенә әверелде. Без башка гаиләләргә дә еллар узу белән яшьлектәге хисләрен саклап калуларын һәм бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә булуларын телибез, – ди Ф.Галиев.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина, үзәк шифахәнәнең баш табиб урынбасары Вил Бикмөхәммәтов, “Юность” район мәдәният йорты директоы Рәйхана Фәрхетдинова котлауларга кушылдылар.
Елена Дунаева башкаруындагы дәртле җыр көн геройлары һәм тантанада катнашучылар өчен музыкаль сәлам булды.
Шампан шәрабы салынган бокаллар чыңы һәм традицион “Әче!” белән тәмамланган тантаналы чара әлеге парлар йөрәгендә якты тәэсирләр калдырыр һәм озак еллар сакланыр.