2019 елның 24 апрелендә Ижевка балалар бакчасында тәрбияче Самушкина Е. М., музыка җитәкчесе Минһаҗева Г. Р., тәрбияче Нурисламова И. Ф. җитәкчелегендә олы яшьтәге балалар группасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара узды.
Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү-тормыш кирәклеге, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча төрле чаралар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәрвакыт актуаль. Чөнки балалар бакчасында бала гап-гади юл йөрү кагыйдәләрен генә үзләштереп калмыйча, юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә дә өйрәнә.
Әлеге чарада Менделеевск районының «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге башлыгы Гимаева Ф. Г. катнашты. Балалар "Бибика»музыкаль уенын уйнадылар. Кисем билгеләрен җыйдылар һәм аларның әһәмиятен аңлаттылар. « Машиналар йөрү өлеше» һәм "светофор сигналлары буенча транстпортта" үтттелэр. Чара ахырында Гимаева Ф. Г. чыгыш ясады,тәрбиячеләргә Самушкина Е. М., Нурисламова И. Ф., музыка җитәкчесе Минһаҗева Г. Р.дипломнар тапшырды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын актив пропагандалаган өчен балаларга бүләкләр тапшырды - машина йөртүчеләр рәвешендә йомшак мобильләр, балаларга урамда, машиналар йөрү өлешендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.- тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану турында исләренэ төшерде.