«Әкият» һәм «Йолдызчыклар» мәктәпкә әзерлек төркемнәре (тәрбиячеләре Васильева А. В.,Бадретдинова С. Ф.) шәһәр китапханәсенә экскурсияга бардылар. Китапханәдә балаларны җылы кабул иттелэр. Балаларга китапханәнең китап саклау урыны булуы, аның ни өчен кирәк булуы турында сөйләделәр, җәмәгать урынында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китаплар белән ничек дөрес мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, китаплар ни өчен кирәклеге һәм алар ничек барлыкка килүе турында сөйләүне зур кызыксыну белән тыңладылар. Әкиятләр дөньясына сәяхәт бик күп хисләр уятты. Уку залында
балаларны күңелле убырлы карчык каршы алды. Аның белән бергә балалар Үлемсез хәзинәдән китапны саклап калу өчен чын сынаулар уздылар. Балалар аларга таныш әкиятләр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр һәм әкият геройларын бик җиңел таптылар.Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бик зур тәэсир калдырды. Алар хәзер түземсезлек белән әлеге китапханәнең китап укучылары булыр дип көтәчәкләр. Экскурсия нәтиҗәсендә барлык балалар да диярлек әти-әниләре белән бергә китаплар алырга һәм укырга теләк белдерделәр. Кызыклы экскурсия өчен безнең китапханәбезгә зур рәхмәт!